5.8.07

Яшь төркиләр бу юлы Балканда туплана

Иртәгә Македониядәге Охрид исемле курорт шәһәрендә XIII Төрки дөнья яшьләре көннәре башлана. Аның рәсми ачылыш исә 6 августта. Быелгы чара кысаларында Яшь эшмәкәрләр һәм Язучылар корылтае, Балкан проблемалары буенча махсус утырыш та узар дип көтелә.


Фотода татар егетләре һәм кияүләре.

13-нче Төрки яшьләр көннәрендә Татарстаннан катнашучы делегация составы асылда Чаллы яшьләреннән тора.
Төрки дөнья яшьләре көннәре һәм корылтай беренче тапкыр Казанда уздырылган иде. Бу чараны татарлар оештырган. Шулай ук ул Кырымда, Казахстанда, Башкорстанда, Төньяк Кипрда, Румыниядә, Төркиядә дә узган инде. Быел да Төрки яшьләре көннәре Казанда туган традиция буенча, программада кичке концертлар һәм уеннар да карала. Шулай ук Сабан туй да ясалыр дип көтелә.
Татарлар арасында җурналистлар да шактый. Чаллы шәһәреннән, хәзерге "Азатлык" рәисе Дамир Шәйхетдин, Казан шәһәреннән "Ирек мәйданы" газетасы мөхәррире Римма Бикмөхәммәтова кебекләр дә бар. Татар яшьләре төрки яшьләр көннәрен беренче тапкыр оештырган кешеләрдән. Ул Казанда 1992 елда узды. Гомумән, татарлар төрки яшьләр хәрәкәтендә лидер булып та тора. Аерым алганда, мактаулы кунак булган Тәлгать Әхмәдишин (Чаллы шәһәрендә яши) беренче рәис-лидер булган иде. Аның бүенге җитәкчесе исә Хасан Али Карасар хәзер Төркиядә тора. Ул да татар кияве. Аның хатыны Румыния татары.

4 Август 2007,15:01
Amil NUR.

Kaynak: Intertat.ru

Hiç yorum yok:

 
Siteyi düzenleyen: Terken_Hacaloğ*lu